1901 (1 гыйнвар)
| Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының, Торбеево районы) Сыркыды авылында туа |
1911 - 1913 | Пешлә мәдрәсәсе шәкерте |
1915 |
Кәттә Курган шәһәрендә сәүдәгәр өендә хезмәтче малай
|
1916 - 1918 (яз) |
Бохара шәһәре байларының мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге
|
1917 |
Матбугатта беренче мәкалә-хәбәрләре басылып чыга
|
1918 (21 гыйнвар)
|
Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасында «Төркстан сахраларында» дигән беренче шигыре дөнья күрә
|
1918 (яз) - 1919 (көз) |
Сыркыды авылында башлангыч мәктәп укытучысы, китапханә мөдире, мәктәп советы әгъзасы
|
1919 (көз) - 1921 (яз) |
Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, вакытлы мөхәррире
|
1921(яз) - 1922 (җәй) |
Ташкент эшче-диһкан коммунистлар университетында һәм Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе
|
1922 (җәй) | Мәскәүгә күчеп килә |
1922 (көз) |
Казанга килә. Татар театрында суфлер
|
1923 - 1924 |
«Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Татарстан» («Кызыл Татарстан») газетасының әдәби хезмәткәре
|
1923 |
«Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга
|
1923 (12 апрель)
|
«Җир уллары трагедиясе» Татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр уйнала
|
1924 |
«Гасырлар һәм минутлар» поэмасын иҗат итү, әсәрне киң җәмәгатьчелек алдында укып зур уңыш казану
|
1925 |
«Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе
|
1926 - 1929 |
«Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе
|
1926 |
«Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе
|
1927 - 1929 |
«Мәхәббәт тәүбәсе», «Мокамай», «Алсу» исемле популяр әсәрләр иҗат итә
|
1927 (сентябрь) |
Казан хәрби гарнизонының территориаль сборында була. Беренче татар полкының урысча һәм татарча чыккан «Походта» газетасында эшли
|
1929 - 1931 |
«Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Яңалиф» журналының редколлегия әгъзасы
|
1929 (10 август-18 сентябрь)
|
Татар язучыларының Казан-Әстерхан - Махачкала- Баку-Тифлис-Батуми-Ялта-Симферополь -Харьков - Мәскәү -Казан маршруты буйлап оештырылган тарихи экскурсиясендә катнашу
|
1930 - 1931 |
«Киләчәккә хатлар» поэмасын һәм «Камил» киносценариен яза, аны кую буенча Мәскәүдәге «Востоккино» студиясе белән сөйләшүләр алып бара
|
1930 (3-24 июнь) |
Донбасста иҗат командировкасында булу
|
1931 | «Һади Такташ әсәрләре» тулы җыелмасының I нче томы басылып чыга |
1931 (җәй) |
Актаныш районы «Таң» колхозында иҗат командировкасында булу
|
1931 (8 декабрь) |
Тиф авыруыннан Казанда вафат була
|
Шушы блогта без сезгә шагыйребез турында файдалы һәм кызыклы мәгълуматлар бирергә тырышабыз
Тормышына һәм эшчәнлегенә караган төп даталар
Подписаться на:
Сообщения (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий