3 т. : драматургия, биографик материаллар, хатлар / томны төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. М. Әхмәтҗанов.- Төз. һәм тулыл. 2 нче басма.- 2010.- 367 б.
Мин 1901 елда Пенза губернасы (элеккеге Тамбов губернасы) Спасский өязе Сыркыды авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туганмын. 1912 елда, миңа 12 яшь тулганда, безнең 24 кешедән торган семьяда башка чыгу булды. Башка чыгуның шарты буенча, минем атам, төп йорттан бүленеп, аерым хуҗалык корырга тиеш иде. Каралты-кура кору, кирәкле игенчелек эше кораллары булдыру бездән күп көч һәм акча чыгымнары таләп итте. Шундый кыенлыклардан чыгу юлында ярдәм булыр дип, әтием өлкән абыемны акча эшләргә читкә җибәрергә мәҗбүр булды.Агама күп завод һәм шахталарда эшләп йөрергә туры килде. Ләкин ул безгә кирәкле ярдәмне көтелгән һәм өмет ителгән күләмдә бирә алмады. Шунлыктан, 13 яшьлек малай булуыма карамастан, миңа да абыем эзеннән китәргә туры килде. Мин ата-аналарыма ярдәм итә алырмын дигән өмет белән Төркстан якларына эшкә киттем.Бу китү белән мин ике максатка ирешүне күз алдында тоттым:
1) авыл мәдрәсәсендә ала башлаган белемемне тулыландыру;
2) ата-аналарыма акчалата ярдәм күрсәтү.
Минем теләкләрем тормышка ашмадылар. Чөнки Бохара кибетләрендә малайлыкта хезмәт итеп тапкан килерем миңа ата-аналарыма булышлык күрсәтү һәм укуымны дәвам итү түгел, үземнең иң хаҗәт ихтыяҗларымны канәгатьләндерергә дә җитми иде.
Кибеттә, малайлыкта йөргәндә, минем өскә күптөрле эшләр йөкләнгән иде; идән юудан алып хөрмәтле хуҗаларымның керләрен уу кебек вазифалар бар да минем җилкәдә булды.
1917 елның Февраль переворотын мин хуҗаларым тарафыннан куып чыгарылган, эшсез калган хәлдә каршыладым.
Ул вакытта мин, 16 яшьлек үсмер, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган политик оешма эшләрендә катнаштым. Март аенда булган уңышсыз күтәрелештән соң анда катнашучылар әмир тарафыннан каты эзәрлекләүгә дучар булдылар. Шунлыктан бу хәрәкәттә катнашкан берничә иптәшем белән мин туган авылыма кайтырга мәҗбүр булдым.
1918 елда педагоглар курсларында укыганнан соң, үземнең авылыма укытучы итеп җибәрелдем. Ике ел дәвамында авылда, крәстияннәр арасында, культура-агарту эшләре алып бардым һәм шул ук вакытта игенчелек эше белән шөгыльләндем.
Әдәби эшкә дәрт һәм үземнең белемемне тагын да күтәрү теләге мине Оренбургка китерде. Анда мин, Оренбург губкомы тарафыннан чыгарылган «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы секретаре буларак, үземнең әдәби куәтемне сынадым.
Газетада бер ел секретарь булып эшләгәннән соң, 1921 елда Ташкентка күчеп килдем. Анда мин «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь булып эшләдем, Коммунистик университетта әдәбият дәресләре бирдем һәм кызылармеецлар мәктәбендә укыттым.
1922 елда Казанга килеп, «Чаян» журналында секретарь булып эшли башладым. Шул ук вакытта татар телендә чыккан төрле матбугат органнарында языштым.
Минем 1923-1926 елларда басылып чыккан иң әһәмиятле әсәрләремнең исемлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
1. «Җир уллары» - трагедия, 1 басма, 1923 ел.
2. «Нәләт» - поэма, шул ук елда.
3. «Бакчачылар» -»-
4. «Гыйсъян» -»-
5. «Үтерелгән пәйгамбәр» -»-
6. «Давылдан соң» - 1 басма, 1925 ел.
7. «Гасырлар һәм минутлар» -»-
8. «Такташ үлде» -»-
9. «Еллар таңында» -»-
10. «Сыркыды авылы» -»-
11. «Кыш җыры» -»-
12. «Кояш көлми дә, елмаймый да» - юмористик очерк.
13. «Син дә үл инде» - поэма.
Матбугатка әзерләнә:
1. «Гасырлар чигендә» - трагедия.
2. «Күмелгән кораллар» - драма.
Автобиографиягә өстәп:
1) әсәрләрем хакында бәяләмәләр;
2) басылган әсәрләремнең нөсхәләрен терким.
Комментариев нет:
Отправить комментарий